Качаклар Яшел Үзән районына да китереләчәк

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе
Донецк һәм Луганск халык республикасыннан качакларның бер өлешен Яшел Үзән районында урнаштырачаклар. Бу хакта бүген җитәкчеләрнең аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Михаил Афанасьев җиткерде: - "Васильевский" шифаханәсендә аерым корпус әзерләнәчәк, барлыгы 100гә якын кеше килүен көтәбез. Коллегалар, үз дәрәҗәгездә максималь эшләүне сорыйм. Таганрогтан Казанга сәфәр бүген чыга, Татарстанга барлыгы меңгә якын Донецк һәм Луганск халкы киләчәк. Аларны "Васильевский", "Ливадия", "Жемчужина" шифаханәләрендә урнаштырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International