2 мартта Яшел Үзән районында сиреналар кабызачаклар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән идарәсе мәгълүматларына караганда, сиреналар һәм мобиль системаларны 10:40 сәгатьтә кабызачаклар - бу ел саен комплекслы тикшерү, гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү системасын тестлау. Халыктан тынычлык саклауны һәм паникага бирелмәүне сорыйлар. Шул ук вакытта сирена тавышын ишетеп, гадәттән тыш хәл булганда, гражданнар алдагы мәгълүмат алу өчен телевизор яки радио кабызырга тиеш, дип билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International