Норлат авылының Гагарин урамындагы кибеттән ачыктан-ачык спиртлы эчемлек урлап чыгучыны тоткарлаганнар

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе
Эчке эшләр бүлегендә 25 җи­наять теркәлгән. Шуларның 16сы – шә­һәрдә, 9ы районда булган. 15 җинаять ачылган. 15е – «кайнар эздән». 1 талау, 5 урлау, 1 корал табу, 8 мошенниклык, наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 2 очрак теркәлгән. Ул Рус Наратлысы авылында яшәүче элек хөкемдә булган 22 яшьлек ир булган. Биржада сәүдә итү тәкъдиме белән кешеләрне еш алдыйлар. Бу юлы 46 яшьлек ир-атның банк картасыннан 130 мең сумнан артык акчасын урлаганнар. 47 яшьлек васильеволы сайт аша 30 мең сумга кар җыю машинасын сатып алырга булган. Әмма мошенниклар кулына эләккән. Осиновода яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз ялган банк хезмәткәре корбаны булган. Нәтиҗәдә ул 150 мең сумыннан колак каккан. Аферистлар бу сумма белән генә тынычланмаган, аның исәбеннән тагын 950 мең сум акчасын чәлдермәкче булган. Столичная урамында беркайда да эшләмәүче, элек хөкемдә булган 30 яшьлек ир наркотик матдә белән тотылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International