Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Түләүләр һәм пособиеләр күләмендәге үзгәрешләр
2022 елның 21 феврале, дүшәмбе
1 февральдән Россия Пенсия фонды күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары 8,4%ка индексацияләнә. Аның коэффициенты РФ Хөкүмәте карары белән Росстатның 2021 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсе мәгълүматларыннан чыгып расланган. Ана капиталы Беренче балага ана капиталы февральдән 40 646 сумга арта һәм хәзер 524 527,9 сум тәшкил итә. Икенче бала 2020 елга кадәр туган яки уллыкка алынган ике балалы гаиләләрдә сертификат рәсмиләштерелмәгән яки аннан бер тапкыр да файдаланылмаган очракта, аларга да шундый ук сумма тиеш була. Гаиләдә ике бала да 2020 елдан соң туган булса, ана капиталының күләме индексациядән соң 53 712,27 сумга арта һәм 693 144,1 сум тәшкил итә. Беренче балага капитал алган, аннары тагын бер бала тапкан яки уллыкка алган ата-аналар өчен дәүләт ярдәме күләме өстәмә рәвештә арта. Быел ана капиталы индексация хисабына 168 616,2 сумга җитә. Әлегә ана капиталыннан файдаланмаган гаиләләрнең акчалары шулай ук бу айдан индексацияләнә. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды органнары тарафыннан ана (гаилә) капиталына 355,1 мең сертификат бирелгән, шуларның 31,2 меңе 2021 елда рәсмиләштерелгән. Айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы 1 февральдән айлык акчалата түләүләр 8,4%ка индексацияләнә, аны федераль ташламалардан файдаланучы 317,5 мең татарстанлы ала. Болар – инвалидлар, ветераннар, техноген һәлакәтләр аркасында радиация йогынтысына дучар булган затлар, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Россия Федерациясе Хезмәт Геройлары, шулай ук гражданнарның кайбер башка категорияләре. 2022 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләү белән бергә әлеге төр түләү составына керүче социаль хезмәтләр җыелмасы да индексацияләнә, аның бәясе аена 1 313,44 сум тәшкил итә. Җыелма составында: дарулар, медицина әйберләре һәм инвалид балалар өчен дәвалау туклануы (акчалата эквивалент – аена 1 011,64 сум), төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (акчалата эквивалент – аена 156,50 сум), шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү, шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кире кайту (акчалата эквивалент – аена 145,30 сум). «Ташламалар суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны файдаланучыларның күпчелеге (мәсәлән, инвалидлар) пенсия белән бергә ала», – дип ачыклык кертә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин. Социаль пособиеләр һәм компенсацияләр һәм социаль ярдәмнең башка чаралары Пенсия фонды балалы гаиләләргә, хәрби хезмәткәрләргә һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә түли торган социаль ярдәм чараларының шактый өлеше шулай ук 1 февральдән 8,4%ка индексацияләнә. 1,5 яшькә кадәрге баланы караган эшләмәүче ата-аналарга һәм опекуннарга ай саен бирелә торган пособие, бала тапканда яисә уллыкка алганда бер тапкыр бирелә торган пособие, радиация йогынтысына дучар булган затларга компенсацияләр һәм башка түләүләр – шундыйлардан. Мәет җирләүгә пособие Пенсия фонды эшләмәгән пенсионерның вафатыннан соң аның туганнарына түли торган җирләүгә пособие күләмен дә февральдән арттыра. Бу айдан индексацияләнгән пособие 6 964,68 сум тәшкил итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
2026 елның 29 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда көндез); - көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 16 м/с кадәр) һәм яшенле яңгыр.
Җылыту сезонына инженерлык инфраструктурасын әзерләү турында
Җылыту чорында сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү-ул зур системалы эш нәтиҗәсе, ул эш тәмамланганнан соң ук башлана һәм халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр арасында "Дельфин" 5нче спорт мәктәбе укучылары
21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Турнир бөтен республикадан 500 дән артык спортчыны җыйды. 5 нче «Дельфин» спорт мәктәбе командасы эстафетада 1 нче урынны яулады!
«Гаилә Аҗаганлыгы»муниципаль уенына заявка компаниясен эшләтеп җибәрәбез
Кем катнаша ала?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз