Россиядә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнүчеләр өчен "Ярдәм картасы” эшли башлады

2022 елның 22 феврале, сишәмбе
Эвакуациягә эләккән кешеләр өйләренә чакырырга әзер булучыларны әлеге карта ярдәмендә таба алачак. RT махсус платформаны эшләтеп җибәрде (https://dom.rt.com/), анда кешеләр үз торагын тәкъдим итә ала. Әгәр дә Россиянең төрле шәһәрләрендә бушлай торак тәкъдим итү мөмкинлеге бар икән, сез үз контактларыгызны картага кертә аласыз: күпме кеше кабул итәргә әзер булуыгызны һәм координаталарны калдыру җитә. Әгәр сезггә вакытлыча яшәр өчен торак кирәк булса, алдан игълан буенча элемтәгә керегез. Хәзер балалары булган гаиләләр һәм өлкән кешеләр Ростов һәм Воронеж өлкәләрендә урнашкан. Кемнедер ял итү пансионатларында һәм балалар лагерьларында урнаштырганнар, ә күбесенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы билгеләгән җылы палаткаларда төн кунарга туры килгән. Сорауларыгыз булса, почтага языгыз: dom@rttv.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International