Татарстан балыкчыларын бозның сыйфаты начарлану турында кисәттеләр

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе
Мондый һава торышында ике тапкыр булса да уйламыйча бозга керү – җавапсызлык инде ул. Татарстанда боз калынлыгын тикшерү дәвам итә. Белгечләр хәзер балык тоту куркыныч, дип кисәтә. Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, бозның сыйфаты бозыла. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итә. "Бозның сыйфаты көннән-көн начарлана. Моңа республикага килгән җепшек кар катламы һәм җылы һава торышы тәэсир итә. Боз тотрыклылыгын югалта, ә зур кар катламы астында су ята. Мондый һава шартларында балык тоту куркыныч», - дип билгеләп үтте Юрий Венедиктов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International