Татарстан Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче премиясенә конкурс игълан итте

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе
Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә тикшеренүләр авторлары катнаша ала. Премияне алу өчен, соңгы 5 елда иҗат ителгән бер әсәрне җибәрергә кирәк. Биш номинациядә җиңүчеләр 200әр мең сум акча алачак. Катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 1 мартыннан 1 апреленә кадәр кабул ителә. Соңгы тапкыр бәйге 2017 елда үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International