Яшел Үзән районында янгында корбаннар саны өчкә җиткән

2022 елның 25 феврале, җомга
Һәлакәт урынында тагын бер мәет табылган. Татарстанда 23 февральдә Яшел Үзән районының Новониколаевский бистәсендә булган янгында өченче кешенең мәете табылган. Ут, кафе һәм азык-төлек кибете булган милекче гаиләсе яшәгән шәхси йортны камап ала. Янгын сәбәпле, саксызлык аркасында үлемгә китерү турында җинаять эше кузгатылды (РФ ҖК 109 ст.3 ө.). Тикшерүне Яшел Үзән прокуратурасы контрольдә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International