"ВКонтакте" шикле номерларны ачыклау эшен башлады

2022 елның 25 феврале, җомга
Бушлай сервис iOS һәм Androidта фон режимында эшли. Шул ук вакытта челтәргә керү таләп ителми. Шалтырау вакытында система номерны оешмаларның үз базасы белән автомат рәвештә чагыштырып карый. Кушымта кайсы компаниядән шалтыратуларын, ә шикле номердан чакыруны «нежелательный» дип билгеләп үтәчәк. Андый номерлардан шалтыратуны алгоритм мошенниклардан, коллекторлардан һәм төрле шикле оешмалардан итеп билгели. Бушлай опцияне булдыру өчен «ВКонтакте» кушымтасының көйләүләрендә «номерны билгеләү» пунктын табарга һәм кертергә кирәк. Кайбер кулланучыларга бу яңалыктан инде кулланырга мөмкин, ә кайберәүләр аны тиздән алачак. Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International