Март башында нормадан 4-5 градуска югарырак температура көтелә

2022 елның 1 марты, сишәмбе
Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итә. Республикада җылы һава шартлары 8 мартка кадәр дәвам итәчәк. Профессор сүзләренчә, бу Татарстанга килүче көньяк агымнары белән бәйле. "Хәзер без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз. Шуңа күрә бездә кояш һәм уңайлы һава. Бу атнада явымнар булмаячак диярлек. Бу, асылда, февраль түгел, ә март һавасы булачак", - дип билгеләде Переведенцев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International