Олы Яке – Арча: дуслык җепләре нык булсын

2022 елның 2 марты, чәршәмбе
Олы Яке мәдәният йортында бик тә күңелле, онытылмаслык, матур очрашу булган. Арча районы мәдәният йортында эшләүче җитәкчеләр һәм сәнгать житәкчеләре белән “Дуслык күпере" дип аталган кичә узган. - Халкыбызның мирасы булган фольклор күренешләр, уеннар, әйтемнәр, йолалар турында сөйләштек, тәҗрибә уртаклаштык. Очрашу мул табын артында кайнар чәй, милли ризыклар тулы өстәл артында тәмамланды. Ике якка да файдалы булган хезәттәшлек өзелмәсен, дуслык купере нык булсын дигән теләктә калдык, - дип сөйли Олы Яке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Әхмәтшакирова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International