Шимбә көнне кар, буран һәм көчле җил булачак

2022 елның 2 марты, чәршәмбе
Бу атнада Яшел Үзән районында явым-төшемсез, томанлы көн көтелә. Әмма шимбә, 5 мартта, һава торышы шактый начарланачак, һәм республикага кабат кар, юеш кар һәм буран киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. 3 мартта төнлә һава температурасы -6 дан алып -12 градуска кадәр, урыны белән термометр баганалары -16 градуска кадәр төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә -5 тән +1 градуска кадәр көтелә. Шулай ук урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин. 4 мартта атмосфера фронты якынлашу сәбәпле, бераз кар көтелә. Төнлә температура 4-9 градус салкын, көндез -4тән +1гә кадәр. "Шимбә көнне, 5 мартта, безнең районнар көньяктан төньякка күтәрелүче актив циклонның тыл өлешендә булачак һәм һава торышы сизелерлек начарланачак. Кар, юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы -3...-8, көндез 0...-5 градус», - диелә Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International