Тракторчы руль артында исерек килеш тоткарланган

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Тракторчыны тоткарлау өчен, полиция хезмәткәрләренә көпчәкләргә атарга туры килә. 13 февраль кичендә ир-ат исерек килеш тракторда Октябрь-Бүләк авылы буйлап бара. Аны полиция экипажы күреп ала һәм туктавын таләп итә башлый, әмма ир-ат туктамый. Бер полицейский трактор баскычы буйлап менә башлагач, шофер аның күкрәгенә аягы белән тибә һәм тегесе җиргә егыла. Нәтиҗәдә, тәртип сакчыларына төрле кисәтүләрдән соң трактор тәгәрмәчләренә атарга туры килә. Полицейскийларның берсе арткы пыяла аша кабинага кереп, шоферны тоткарлый. Әлеге ир-ат җинаять кылуга катнашы барлыгын тулысынча таный. Тиздән ул суд каршына басачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International