Ел ярым машинасыз һәм 30 мең сум штраф

2022 елның 4 марты, җомга
Ничек итеп бу юлларга эчеп чыгалар икән, дип шаккатасың инде. Машина күп, аз гына саксыз булдыңмы, фаҗига чыгуын көт тә тор. Әмма кайберәүләргә чикләүләр кагылмый, ничек те лиләр – шулай йөриләр. Автоледи И.П.Иванованы ЮХИДИ хезмәткәрләре планлы тикшерү барышында шикләнеп тоткарлаган. Нәтиҗәдә, аңа карата беркетмә төзергә һәм эшен судка җибәрергә туры килгән. Бу автолединың элек тә юлда автомобиле белән тизлек арттырган өчен РФ КоАПның 12нче маддәсе белән җәлеп ителгәне булган. Җәмәгать судьясы әлеге эшне караганнан соң үз вердиктын чыгарган, әлбәттә инде, гамәлдәге законнарга таянган. Бу юлы әлеге автомобильче 1 ел 6 ай дәвамында машинасы руле артына утыра алмаячак. 30 мең сум күләмендәге штраф та аныкы. Бер рәхәтнең күпме михнәте инде бу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International