Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Туктатмагыз автобусны, аяксыз калдырмагыз!»
2022 елның 4 марты, җомга
Бишнә җирлегендә яшәүчеләрнең хисап сессиясендә көн кадагында торган иң төп мәсьәләләрнең берсе – 554нче автобус маршрутының ябылу куркынычы иде. «Автобусны туктатмау мөмкинлеген табыгыз, зинһар. Ансыз бик кыен булачак, аяксыз калдырмагыз!» – дигән мөрәҗәгать белән чыкты бишнәлеләр. – Яшел Үзән – Бишнә – Казан маршруты бердәнбер һәм шуңа социаль яктан бик мөһим. Бездә даруханә дә юк, бөтен кешедә җилдереп кенә машина белән барып килерлек мөмкинлек тә юк бит, эш тә юк. Бар өмет шул автобуста иде. Ничек саклап калып була аны? – дип, җыен депутатлар һәм район җитәкчелеге катнашында – тар форматта узу сәбәпле, биредә яшәүчеләрнең җан авазын Рания Галиева җиткерде. Моңа җавап итеп, җирлек башлыгы Илгиз Фәтхуллин: «Бу бик авырткан мәсьәлә инде безнең һәм аның уңай якка чишелүенә өмет итәбез, моның өстендә эшлибез», – диде. Аннары, бөтен авыллар искерә, туза бит инде, Бишнә дә искәрмә түгел, биредә дә төзекләндерү таләп ителгән биналар бар. Бүген моңа иң мохтаҗы мәдәният йортыдыр, мөгаен. Аның икенче катындагы идән буенча, бу бинаның түбәсе аша саркып тып-тып тамган «күз яшьләрен» җыю өчен, төрле-төрле савытлар тезелгән иде. Смета буенча өченче ел ук биш миллионга төшә торган ремонт, ә нигәдер нибары 120 мең бирелгән. Бүгенге көндә ул акча белән нишләп була? Әле нигезен дә ныгытырга кирәк. – Мәдәният йортына акча бүленгән. Мин түбәсен тулаем яңадан корырга вәгъдә итмим, әмма төзекләндерергә җитәргә тиеш, – дип шәрехләде район башлыгы урынбасары Николай Бызин. Биредәге мәктәп бинасының беркайчан да капиталь төзекләндерү күрмәгәнлеге турындагы теманы Тәскирә Идиятова күтәрде: – Капиталь ремонт турында программа шәһәр мәктәпләре өчен генә эшлиме әллә ул? Безнекендә бер тапкыр да булганы юк, ә бит районда авыл мәктәпләре арасында Бишнәнеке иң яхшылар рәтендә! Шул программага керү өчен безгә нишләргә кирәк? Район башлыгы урынбасарының җава бы кыска булды: «Сезнең мәктәпне бу прог раммага кертү өчен тырышырга». Шулай ук, башка җирлекләрдә кебек үк, Бишнәдә юл проблемасы да бар. Һәм ул инде озын койрыклы, елдан елга күчеп килә. Кармыш авылына юл юклыгы турында Рамил Камалиев кабат искә төшерде (сүз уңаеннан, биредә авыл араларында, гомумән каты катламлы юл юк, диярлек). Эльвира Мозаффарова да төп юлдан Бишнә авылына илтә торган юлның беткәнлеге турында әйтте. Җитәкчелектән шул гозерләрне игътибарга алуларын сорадылар. Аларга каршы Николай Бызин: «Без бу хакта беләбез һәм эш алып барабыз», – диде. Эш дигәннән, бернәрсә дә бер урында тормый үзе, ел саен акча җәнаплары мөмкинлек биргән кадәре башкарыла. Кайсылары үзсалымга, кайсыберсе төрле программалар нигезендә. Шулай да Бишнә җирлегенә кергән биш авылның һәрберсендә хәл итәсе проблемалар бар. Берновые Ковали 150 йортлы, бүгенге көндә дә яңа өйләр калкый – үсә торган авыл, әмма биредә су һәм юл юк, беренчесе биредә яшәүче кайберәүләрнең кирелеге аркасында. Узган ел үзсалым акчасын 2000 сумнан җыярга сөйләшкәннәр, әмма нәтиҗәдә бер тиен дә тапшырмаганнар.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
2026 елның 29 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда көндез); - көндез 15-20 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 16 м/с кадәр) һәм яшенле яңгыр.
Җылыту сезонына инженерлык инфраструктурасын әзерләү турында
Җылыту чорында сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү-ул зур системалы эш нәтиҗәсе, ул эш тәмамланганнан соң ук башлана һәм халыкның иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр арасында "Дельфин" 5нче спорт мәктәбе укучылары
21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Турнир бөтен республикадан 500 дән артык спортчыны җыйды. 5 нче «Дельфин» спорт мәктәбе командасы эстафетада 1 нче урынны яулады!
«Гаилә Аҗаганлыгы»муниципаль уенына заявка компаниясен эшләтеп җибәрәбез
Кем катнаша ала?
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз