Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Урманы бар, агачы юк» көненә калмабыз
2022 елның 9 марты, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды. Ул «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ һәм «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәт коллективының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар. 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы темасына киңәшмә үткәрде. Утырыш шәһәребезнең Горький исемендәге мәдәният үзәгендә узды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Нотыклар белән «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Наил Абдуллин, «Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Илмир Шаһивәлиев һәм беренчел профсоюз оешмасы рәисе Нәфисә Шәрипова чыгыш ясады. Аларда түбәндәге мәсьәләләр яктыртылды: УРМАННАРНЫ ТОРГЫЗУ ҺӘМ ҮРЧЕТҮ Монда орлык фондын һәм утырту материалы үстерү турында сүз бара. Безнең районда бу юнәлештә план үтәлә. Әйшә җитештерү участогында нарат күркәләре эшкәртелә, биредә аларны киптерү цехы эшли. Ә яшь агачлар 12 га мәйданлы питомникта һәм ике теплицада үстерелә. Узган ел 545,38 мең данә утырту материалы җитештерелгән. Шуларның 62,4 меңе ылыслылар, калганы яфраклы төрләр. УРМАННАРНЫ САКЛАУ Торгызу һәм үрчетү эшләреннән соң, урманны корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын күрергә кирәк. Бу максаттан бездә 315 га урман фонды җирләрендә патологик тикшерүләр узган, 45 гектар чис тартылган, торак пунктлар, юллар буенда куркыныч тудырырлык агачлар киселгән. Янгынга каршы 199 км минераллаштырылган полоса ясалган, булган 213,5 километры каралган, юл эшләре башкарылган, тематик мәгънәле баннерлар, билгеләр, күрсәткечләр урнаштырылган, урманда ял итәргә яратучылар өчен 15 махсус урын ясалган. Урманчылыкта янгынга каршы көрәшү өчен техника, җайланмалар һәрвакыт әзер тора. ДӘҮЛӘТ КОНТРОЛЕ ҺӘМ КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ Узган ел 737 патрульлек оештырылган. Административ хокук бозу турында 23 беркетмә төзелгән, 51000 сумлык штраф билгеләнгән. Дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 41,6 меңлек 16 акт төзелгән. МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫГЫ Мондый урманчылыклар Осиновоның Карпов исемендәге лицей, Әйшә урта мәктәбе һәм шәһәребезнең 4нче мәктәбе базаларында бар. Укучылар экология, табигатьне саклау юнәлешендәге чараларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Җәй айларында питомник хуҗалыгында, урман культурасы чараларында, урман фондын төзекләндерүдә ярдәм итәләр. Киңәшмәгә йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов белгечләргә 2022 елга янгын куркынычы сезонына әзерлек, шулай ук урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау белән бәйле берничә йөкләмә бирде. Ә иң күңеллесе, табигатьне саклап калуда үзләреннән өлеш кертүчеләрне зурлап, утырыш-киңәшмә ахырында Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. Бүгенге экологик куркыныч заманда табигатьне саклауга һәрберебез үзеннән кечкенә генә өлеш кертсә дә, комачауламас иде. Ут-күздән, чүп-чарга батырудан саклыйк, җәмәгать, яшел «үпкә»ләребезне, «урманы бар, агачы юк» көненә калырга язмасын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
28
май, 2026 ел
Йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңүчеләр арасында "Дельфин" 5нче спорт мәктәбе укучылары
21-22 май көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Турнир бөтен республикадан 500 дән артык спортчыны җыйды. 5 нче «Дельфин» спорт мәктәбе командасы эстафетада 1 нче урынны яулады!
«Гаилә Аҗаганлыгы»муниципаль уенына заявка компаниясен эшләтеп җибәрәбез
Кем катнаша ала?
Зеленодольск районы «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар советы»VII Республика конкурсында җиңүчеләр арасында
Биектау районында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшкуарлар советы»VII Республика конкурсының финалы узды. 43 муниципалитет 13 номинациядә үз казанышларын тәкъдим итте — сәнәгать паркларын үстерүдән һәм импортны алмаштырудан алып СВО катнашучыларына ярдәм итүгә һәм бизнесның экологик җаваплылыгына кадәр.
27
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 27 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 май
2026 елның 28 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез көнбатыш җиле көчәеп 15-20 м/с ка кадәр җиткән (Казанда 15-17 м / с).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз