Владимир Вавилов: "McDonald's һәм Coca-Cola юкка чыгу белән Россиядә сәламәт балалар саны артачак”

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов McDonald 's һәм Coca-Colaның Россия базарыннан китүе балалар сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак, дип ышаныч белдерде. "McDonald's һәм Coca-Cola ябылу сәбәпле, Россиядә сәламәт балалар күбрәк булачак, сез моны үзегез күрәчәксез», - дип саный җәмәгатьче. Шулай ук Владимир Вавилов сәламәтлек саклау өлкәсендәге санкцияләргә, нәкъ менә чит ил табибларының Россиядән онкологик авырулы балаларны дәвалаудан баш тартуына аңлатма бирде. «Минем фикеремчә – болар табиблар түгел, ә вәхшиләр. Яман шеш белән авыручы баланың тормышы сәясәткә бәйле булырга тиеш түгел. Үз баласын теге яки бу сәбәпләр аркасында чит илгә чыгарырга теләгән ата-аналар өчен дәвалаудан баш тарту ахмаклык, - диде Татарстанда беренче хосписны төзүче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International