Министр Татарстан Президенты шикәр буенча резерв формалаштырырга күрсәтмә биргәнен әйтте

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, Татарстанда шикәр буенча резерв булдырылган. «Соңгы көннәрдә продукциягә ажиотаж күрәбез. Кибет киштәләрендә продукция бетә дигән имеш-мимеш тарала да, кеше күпләп килеп, шул товарга ябырыла — бу күбрәк шикәргә, онга, карабодайга кагыла. Сәүдә челтәрләре үз планы буенча продукция белән тәэмин итеп тора, ә халык кырып-себереп алып бетергәч, физик яктан киштәләрне тутырырга өлгермиләр», — дип ачыклык кертте министр журналистларга. Марат Җәббаров әйтүенчә, сәүдә челтәрләренең складларда ике-өч көнлек товары бар, ә болай тарату үзәкләренә товарны көндәлек режимда китерәләр. «Бернинди проблема юк иде. Республикада товар күләмен күзәтеп барабыз. Сәнәгать һәм сәүдә, Авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан коллегалар тарату үзәкләренә барды — товар бар. Сәүдә челтәрләренең продукция белән тәэмин итүчеләр белән контрактлары бар, бәяләр теркәлгән, продукция җитәрлек», — диде министр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International