Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Күгәйдә «Табылдык»
2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе
Күгәй мәдәният йорты һәр бәйрәмгә үзенчәлекле итеп әзерләнә. Быел Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» әсәрен сәхнәләштердек. Театр сәнгатьнең иң гүзәл төре. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Безнең театр төркемендә лаек лы ялдагы апа-абыйлар, укучылар, төрле һөнәр ияләре бар. Һәм ел да шушы бәйрәмгә театр куябыз. Пьесаны сайлаганда әхлаклы, тәрбияви булуына игътибар бирәбез, тамашачыларга нинди дә булса сабак бирерлек булсын иде дип тырышабыз. Тамаша барышында кызыл башлы сөлгеләр дә, буыннан буынга күчеп килүче, халык арасында киң таралган җырлар да башкарылды. Рәмзия Хөсәенованың бу әсәре яшьләрне халык традицияләре, гореф-гадәтләре үрнәгендә, милли мәдәниятебезгә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Сәхнәдә авыл мохиты сүрәтләнгән. Авылдашларыбызның уйнаулары һич тә артистларныкыннан ким булмады. Алар үзләрен иркен то та, җиңел хәрәкәтләнә, җырлый, бии. Иң өлкән башкаручыбыз Хәлимә апа Җәләлиева роленә бик җитди карый, җаны-тәне белән бирелеп уйный. Кечкенә йолдызыбыз Рөстәм Зиннәтуллин, һәрвакыттагыча, сәхнәдә балкыды. Күп балалы Гүзәл Гыйләҗева үзенә генә хас осталык белән – колагы ишетмәүче, куллары калтырый торган, кычкырып сөйләүче Сылубикә образын ачты. Ә китапханәчебез Гөлсу Гафарова тиктормас, кысылмаган җире булмаган, теле-телгә йокмаучы Гайния не уйнады, башка берәү дә аның кебек башкара алмас иде. Почтальон кыз образын Фәния Гыйрфанова унсигез яшьлек кызлар җитезлегендә биюе, велосипед белән сәхнәгә килеп чыгуы белән ролен ачып бирде. Ә табиб образын күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек белән Гөлнара Шәйхинурова башкарды. Үзем исә Әсмәбикә ролендә идем. Концертларга караганда, театрны сәхнәгә кую күп хезмәт таләп итә. Концерт, театрга килгәч халык әзер тамашаны гына күрә. Аларга тәкъдим иткәнче күпме хезмәт һәм күпме тир сарыф ителүе сәхнә артында кала. Театр куярга ике көн кала Маннур ролен башкаручы егетебез авырып китте. Хезмәттәшебез, Юынчы мәдәният йорты директоры Әсхәт Садыйков ярдәмгә килде, рәхмәт яусын. Маннур образын халык күңеленә керерлек итеп башкарды. Тамашачыларга спетакль бик ошады, зал көчле алкышларга күмелде. Артистларыбызга «афәрин» диясе генә килә, булдырдылар.Чыннан да, артистларыбызга рәхмәт: репетициягә бер айдан артык йөрделәр. Тамаша тәмамлангач авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова чыгыш ясады. Рәмзия Хөсәенова «Табылдык» комедиясендә бүгенге көндә бик актуаль булган проблеманы күтәрә. Буыннар бәйләнеше өзелә баруын кисәтә. Шушы тамашаны сәхнәгә куючы режиссер Алмаз Шәйхинуровка, артистларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм, – диде ул. Һәркем үз тормышына бикләнеп яшәгән бу заманда, үзләренең кырык эшләрен кырык якка ташлап, балаларын, гаилә мәшәкатьләрен бер читкә куеп, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килгән артистларыбызга, тамашачыларыбызга чиксез рәхмәте безне җиткерәбез, гаилә иминлеге, сәламәтлек телибез. Бергә булыйк, бердәм булыйк. без – бергә булганда гына көчле! Рәмзия Заһидуллина, Күгәй мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз