Яшел Үзәндә автоледи 9 яшьлек кызны бәрдергән

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе
15 мартта 11 сәгать 40 минутта Комсомол урамы буенча 30нчы йорт янында, 1991 елда туган хатын-кыз "Хендай Элантра" автомобиле руле артында Тургенев урамыннан Гоголь урамы ягына хәрәкәт итеп, көйләнми торган җәяүлеләр юлында 9 яшьлек кызны бәрдерә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең уң тез буыны бәрелеп, имгәнә. Табиблар баланы тикшерә һәм кыз өенә кайтып китә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International