Авиамодель спорты буенча сезон ачык

2022 елның 21 марты, дүшәмбе
Яшел Үзән Иҗат үзәге педагоглары авиамодель спорты буенча сезон ачканнар. Самолетларның радиоидарә ителә торган модельләрен эшләтеп җибәрү Яшел Үзән машина төзелеше заводы янындагы кырда узган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авиамодельләштерү белән йөзләгән яшел үзәнле мавыга. Алар барысы да диярлек Иҗат үзәге укытучыларында тәрбияләнүчеләр. Ел саен яшь авиаконструкторлар төбәк һәм бөтенроссия ярышларында призлы урыннарны били. Егетләребезгә яңа җиңүләр теләп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International