Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Информацион белдерүләр
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Яшел Үзән кызлары «Артек»ны яулап кайтты
2022 елның 21 марты, дүшәмбе
Шәһәребезнең 3нче гимназиясенең VIII А сыйныфы укучылары Камилә Фатыйхова һәм Ильвина Сибгатуллина әдәби конкурста җиңү яулап, иң шәп лагерьларның берсе – «Артек»ка юллама белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә кызларыбыз диңгез буеннан туган шәһәрләренә кайтты. «Әдәбият дөньясы... Яшьлек...» («Мир литературы… Юность…») яшүсмерләрнең әдәби иҗат бәйгесе РФ язучылар һәм нәшриятләр берлеге тарафыннан оештырыла. Әлеге конкурс номинациясенең берсе «Герой яшьтәшем турында очерк» дип атала. Тормышыбызны социаль челтәрләр, компьютер уеннары басып алган заманда, тирә-юнебездәге батыр йөрәкле яшьләребезгә игътибар бирү мөһим. Үз гомерләрен дә кызганмыйча, башкаларны коткарырга әзер булган геройлар бүген дә бар ул! Ильвина Сибгатуллина һәм Камилә Фатыйхова якташлары – Татарстан укучылары Фәрит Сөнгатуллин һәм Данил Садыйков турында очерк яза. Һәм аларның эшләре 100 җиңүче исемлегенә керә! Бәйгедә бөтен илдән 2000нән артык укучы катнашкан була. Кызларны «Китап диңгезләре штурманнары» («Штурманы книжных морей») махсус әдәби сменада катнашу өчен «Артек»ка юллама белән бүләклиләр. Шулай итеп, карлы Яшел Үзәннән якташларыбыз инде берничә дистә ел илнең төрле почмакларыннан балаларны берләштерүче лагерьга – кояшлы Кара диңгез ярына килеп эләгә. – Егетләрнең күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы һәм батырлыгы безне уйландырды һәм илһамландырды, – дип сөйли 3нче гимназия укучысы Камилә Фатыйхова. – Мине Данил Садыйковны үз гомере турында уйламыйча, баланы коткарырга суга сикерүе гаҗәп ләндерде. Данил Садыйков – Батырлык ордены кавалеры. Ул Яр Чаллы шәһәре янында әти-әнисе һәм апасы белән яши. 2012 елның маенда ул велосипедта йөргән вакытта, фонтан янында уйнаган 9 яшьлек малайны суга егылып, электр тогы бәрә. Күпләр паникага бирелгән вакытта Данил фонтанга баланы коткарырга ташлана. Полиция хезмәткәрләре ике малайны да судан тартып чыгара, әмма Данил, аңына килмичә, вакыйга урынында вафат була. Ул укыган мәктәпкә Данил Садыйков исеме бирелә, музее да оештырыла. – Без яшьтәшләребез башкарган гамәлләрне генә түгел, ә кеше тормы шында чыннан да мөһим булган нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итүче иншалар язарга тырыштык. Безгә әдәбият укытучысы Виктория Пачкова ярдәм итте, аңа рәхмәтлебез – дип сөйли Ильвина Сибгатуллина. «Артек» – Россиядәге иң яхшы лагерьләрнең берсе. Бирегә юллама откач, күпләр безгә шулай диде. Һәм мондый бәхетнең көтмәгәндә елмаюына ышанмадык та. «Артек»та без илебезнең төрле халыклары турында белдек, кызыклы кешеләр белән аралаштык һәм дуслаштык. Бездә әдәби смена булды һәм шуңа бәйле рәвештә әдәби дәресләргә басым ясалды, эссеистика дәресләренә йөрдек, анда эссе язарга өйрәндек һәм смена азагында үз эшләребез белән чыгыш ясадык. Биредә адыгей, мари, грузин һәм башка халыкларның традицияләре һәм телләре өйрәнелде. Шулай ук бездә Туган тел көне дә узды, анда без Татарстан вәкилләре буларак, татар теле һәм халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырдык. Бүген исә «Артек»та үткәрелгән вакытны матур хатирәләр белән сагынып искә алабыз. Бу безнең тормышыбызда гомергә күңелгә уелып калырлык көннәр булды», – дип искә ала кызлар. Әйе, бүгенге яшьләрне битараф, гамьсез дип, бер калыпка салырга ашык мыйк әле. Күргәнегезчә, нинди генә шартларда да ярдәмгә атлыгып торучы егет-кызларыбыз һәм аларның батырлыкларын бәяләүче укучыларыбыз бар. Камилә һәм Ильвина кебек тирә-юнебезгә игътибарлы кызларыбызга бары тик «афәрин» дип кенә әйтәсе килә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
май, 2025 ел
Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли. Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли.
Татарстан Республикасы территориясендә кыраулар турында штормлы кисәтү
2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туңулар көтелә 0..-2°.
Сәламәт озын гомер атнасы
Халыкны саклап калу Россия Федерациясе үсешенең милли максатларыннан берсе булып тора. Төп күрсәткеч-2030 елга кадәр гомер озынлыгының 78 яшькә кадәр артуы. Әлеге максатларга ирешү өчен «демография» милли проектының «өлкән буын»Федераль проекты эшләнде.
«Сценарий " республика конкурсының гариза бирү кампаниясе ачылды!
Гаризаны 2 июньгә кадәр түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: atmrt.ru/profeelart
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз