Шәһәребезнең 3нче гимназия командасы Юрий Гагарин истәлегенә багышланган фәнни укуларда катнашты

2022 елның 22 марты, сишәмбе
Укулар беренче космонавт ватанында - Гагарин шәһәрендә үткәрелде. Гимназия командасы составына Кира Балакина, Дамир Гыйльметдинов, Нини Хорава керде. Гимназистлар бу форумда Татарстанны лаеклы рәвештә тәкъдим иттеләр. Команданы әзерләгәннәре өчен космонавтика музее җитәкчесе Людмила Колесниковага һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Светлана Сунцовага рәхмәт белдерәләр. Бу хакта Яшел Үзән районының медиаүзәге мәктәбе @school_media_centre хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International