24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

2022 елның 22 марты, сишәмбе
Ел саен 24 март көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (алга таба БСО) инициативасы белән туберкулезга каршы көрәш көне уздырыла. Аның максаты - туберкулез проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, авыру турында һәм аны профилактикалау чаралары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. 2022 елда Дөньякүләм туберкулезга каршы көрәш көне «Туберкулезга каршы көрәш өчен ресурслар туплыйк. Гомерләрне коткарыйк!» девизы астында уза. БСО стратегиясенең төп максаты булып дөньяда 2030 елга туберкулезны бетерү тора. Көн саен бу киң таралган йогышлы авырудан дөньяда дүрт мең кеше үлә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләвенчә, Россия туберкулез белән авыручылар саны буенча 30 ил арасына керә, 64% туберкулез белән авыруның яңа очрагы Һиндстан, Кытай, Нигерия, Пакистан, Филиппин һәм Көньяк Африка халкы арасында ачыклана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләве буенча, дөньяда ел саен туберкулез белән 10 миллионнан артык кеше авырый, шуларның 1 миллионы - 14 яшькә кадәрге балалар. 1,5 миллионнан артык кеше бу авырудан үлгән. Туберкулез элеккегечә дөньяда үлемнең 10 төп сәбәбе булып тора. Татарстан Республикасында 2021 елда яңадан 912 туберкулез белән авыручы ачыкланган. Авырулар 2020 ел дәрәҗәсендә калган (100 мең кешегә 23,4). Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар санының дәрәҗәсе федератив күрсәткечтән (РФ-28,76) һәм Идел буе федераль округы (ИФО) күрсәткеченнән (27,89) 1,2 тапкыр түбәнрәк. Республиканың 13 муниципаль районында туберкулез белән авыручылар Республика күрсәткеченнән 1,2 тапкырга югарырак, шул исәптән Зеленодольск районында да. 2021 елда беренче тапкыр ачыкланган туберкулезның 49 очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә күрсәткеч 32,74 тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда авырулар саны 17% ка кимегән. 2021 елда ЗМРда 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулез белән авыруның 1 очрагы теркәлгән - 100 мең балага 3,03, бу Республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Зеленодольск районында туберкулезга тикшерелмәгән 122 бала кала. Алар балалар оешмаларында туберкулез таралуның югары куркынычын саклап калучылар. Ата-аналарның баш тарту сәбәбе аркасында туберкулезга тикшерелмәгән балалар саны-70 кеше, шуларның 51е – белем бирү оешмаларына йөрмәүче балалар, 18е - мәктәп укучылары, 1се - студент, баш тартучылар саныннан 42,6% (52 кеше)-балалар, альтернатив ысуллар белән тикшерелгән. Туберкулез - ул туберкулез микобактерияләре китереп чыгара торган һәм төрле органнарга һәм системаларга зарар китерә торган, ә еш кына сулыш органнарын зарарлый торган хроник йогышлы авыру. Авыру кешедән туберкулез һавадан һава-тамчы юлы аша тарала. Йөткергәндә яки төчкергәндә үпкә туберкулезы булган кешеләр, һавага 1-6 метр радиуста тарала һәм мәйданны 2-3 квадрат метрга йоктыра ала торган, микобактерия бүлеп чыгара. Үпкә авырулы кеше тәүлегенә 15 миллионнан алып 7 миллиардка кадәр микробактерия бүлеп чыгара. Дәваланусыз, туберкулезның актив формасы булган һәр кеше, авыруны елына уртача 10-15 кешегә йоктыра ала. Туберкулезны йоктыручы тышкы тирәлектә бик тотрыклы: авыру микобактерияләрнең кипкән төкерек тамчысында 10 айга кадәр сакланырга мөмкин, ә караңгыда алар үзләренең тереклек мөмкинлеген 3 ¬ елга кадәр саклый. Озак вакыт авыруның кием-салымында, китапларда, келәмдә һәм көнкүреш предметларында саклана ала. Туберкулез микобактерияләре температураларга түбән сиземле: минус 10°С ка кадәр температурада тереклек рәвеше берничә атна дәвамында саклана,¬ температура минус 23°С булганда 7 елга кадәр. Кайнату микобактерияне берничә минуттан үтерә. Аларга кояш яктысы һәлак иткеч тәэсир итә, 10-15 минут эчендә микобактерияне үтерә. Көненә 30 минут эшли торган бактерицид лампалар бинаны тулысынча чистарта ала. Халыкны флюорографик тикшерү туберкулезны гына түгел, сулыш органнарының башка авыруларын да - онкологик һәм саркоидоз авыруларын ачыклауның иң гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысулы булып тора. Туберкулезны иртә һәм үз вакытында ачыклау максатыннан Зеленодольск территориаль бүлеге Зеленодольск районындагы барлык яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә һәм үз сәламәтлекләренә җаваплылырак карарга һәм сулыш органнарының флюорографик тикшерүләрен даими рәвештә үтәргә чакыра. РТ ЗМР туберкулезга каршы хезмәте тарафыннан халыкка күчмә флюорографик тикшерүләр оештырылды. Күчмә флюорограф 22 мартта – Кызыл Ярда, 23 мартта Новополька авылы территориясендә урнаштырылачак. Туберкулезны иртә ачыклау, шулай ук балаларга һәм яшүсмерләргә туберкулез йоктырмау максатында, балаларны профилактик тикшерү өчен кулланыла торган төп ысул булып туберкулинодиагностика (иммунодиагностика) тора - 6 айдан 8 яшькә кадәр балаларга Манту пробаларын кую, 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә диаскинтест үткәрү. Туберкулезга каршы көрәштә иң мөһиме - һәр кешенең үз сәламәтлеге һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылыгы, авыру кеше тарафыннан инфекцияне иртә ачыклануының актуальлеген аңлау һәм авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклау. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зеленодольск территориаль бүлеге (Татарстан) 22.03.2022 ел
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International