Яшел Үзәндә иң нәниләр катнашында акция узды

2022 елның 22 марты, сишәмбе
"Засветись" бию флешмобында 200дән артык балалар бакчасы һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты. Гадәттәгечә, чараны Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге оештыра. Кадерле балалар! Юл йөрү кагыйдәләре турында онытмагыз! Яктылыкны кире кайтаручы элементларны һәрвакыт киегез, машинада куркынычсызлык каешларын эләктерергә онытмагыз! - дип мөрәҗәгать итте балаларга ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. Яктырткыч элементлы жилетлар киеп бию флешмобында 1, 7, 19, 20, 23 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1нче лицей укучылары катнашты. Афәрин! Бик кирәкле һәм күркәм традиция бу
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International