Казанда биатлон буенча Татарстан чемпионаты узды

2022 елның 23 марты, чәршәмбе
Анда Яшел Үзән районы спортчылары да катнашты. Норлат мәктәбенең 6 һәм 7 сыйныф укучылары район данын яклады. 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасындагы ярыш нәтиҗәләре буенча Рәмзил Хәйруллин - 8, Сирин Гаязов - 9, Данил Ногманов – 17нче урынны алды. 2009-2010 елгы кызлар арасында 3,6 километр дистанциядә Дилбәр Заһидуллина алтын медальгә лаек булды, Илүзә Тимергалиева - 4, Алиса Зыкина – 12. Яшь спортчыларыбызны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International