Түбән Урысбага авылына депутат ярдәме

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе
Түбән Урысбага авылы ФАПында, электр үткәргечләре, яктырткычлар бик искергән иде, 1970 еллар башыннан бирле алыштырылмаган, - дип сөйли җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. Ярдәм сорап җирле депутатыбыз Җиһаншин Илнар Альберт улына мөрәҗәгатт иттек. Ул, һәрвакыттагыча, ярдәм итеп, барлык электр үткәргечләрен, яктырткычларын алыштыртып бу эшне җиренә җиткереп эшчеләр башкарып чыктылар. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр иде Илнар Альберт улына. Безнең бер генә үтенечебезне дә ихтибарсыз калдырмый. Аңа исәнлек-саулык, уңышлар телибез. Дөрестән дә, барлык депутатларга да үрнәк күрсәтерлек
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International