Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Җиңүгә өлеш кертүчеләр онытылмый
2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе
Яшел Үзәндә яшәүче эзтабар-энтузиаст Рәхимулла Гарифуллин безнең газетаның актив язылучысы булудан тыш, дусты да. Отставкадагы хәрби буларак, ул Бөек Ватан сугышындагы якташларыбызның батырлыклары белән тирәнтен кызыксынып, эзләнү эшләре алып бара, күренекле шәхесләрне таба, туганнарына сугышта һәлак булган солдатларның күмелгән урыннарын ачыкларга булыша. Боларның барысын да ул күңел кушуы, үз инициативасы белән эшли. Аңардан ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр һәрвакыт бик канәгать булып кала. Сугыш вакытында татар исем-фамилияләре бик нык бозып язылу сәбәпле, әле дә сугышта ятып калучыларның каберләре яисә сугышчан батырлыклары, бүләкләре ачыкланып бетмәүчеләр бар. Рәхимулла Гарифуллинның да Яшел Үзәннән чыккан, канкойгыч икенче Бөек Ватан сугышында һәм аннан кайткач орден-медальләр алган полковник һәм генераллар турындагы материаллары җитәрлек. Андыйлар 35ләп булган. Аларны ул РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивының язмаларына нигезләнеп туплаган. Әйтик, безнең районнан чыккан полковникларның берсе, элеккеге Норлат районы Зур Өтәк авылында 1908 елда туган Гарәф Минһаҗ улы Шәмсетдиновны искә алып узарга кирәк. Бу шәхеснең орден-медальләрен санап бетерерлек түгел. Бәхеткә, сугыштан ул исән-имин кайта алган. Аның кыскача биографиясенә килгәндә, эшче-кресть ян Кызыл армиясенә ул 1930 елда Югары Ослан районы хәрби комиссариаты тарафыннан алына. Вольск хәрби-авиация мәктәбенә эләгә. Кая гына билгеләнмәсен, үзен яхшы яктан һәм ныклы характер күрсәтеп, ышанычны аклый, бер елдан аны бүлек командиры, аннан соң взвод командиры ярдәмчесе итеп куялар. Аннан соң укчылар полкының взвод командиры, рота командиры һәм башка шундый вазыйфаларга билгеләнеп, хәрби баскычтан тиз күтәрелә. 1938 елда инде ул шул дивизиянең кече командирлар курсы укытучысы, 1939 елда авиация механиклары мәктәбендә курсантлар ротасы командиры була. Бер елдан – курсантлар взводы командиры, 1941 елдан запастагы укчылар батальонының полк командиры, тагын бер елдан – 173нче укчылар полкының уку батальоны командиры. Аның фронтка алынуы 1943 елга туры килә. Анда да командирлык итүе дәвам итә, 180нче укчы дивизиянең 86нчы укчылар полкы командиры була. Курск өлкәсенең Суджа шәһәре оборонасында катнаша. Лебедин шәһәре тирәсендә аның командалыгындагы полк дошманның өч баталь онын юк итә һәм бик күп торак пунктларны азат итә. Гарәф Шәмсетдиновның Днепрны кичүдә катнашуы да истәлекле була. Бу сугышлар барышында төнге бәрелештә аның җитәкчелегендәге полк дошманның ике батальонын юкка чыгара, шәһәр һәм авыллар берсе артыннан икенчесе азат ителә. Ул Япония белән булган сугышта да катнаша. 134нче укчылар полкы, 2нче Ерак Көнчыгыш фронтының 15нче армиясенең 34нче укчылар дивизиясе командиры, полковник Гарәф Шәмсетдинов көчле штормлы Амур елгасын кичүдә, авыр үтә торган урыннарда полкның тиз хәрәкәт итүен тәэмин иткән, бу дивизиягә бурычны үтәргә ярдәме өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Сугыштагы һәм сугыштан соңгы батырлыклары өчен аның өч тапкыр Кызыл Байрак ордены, III дәрәҗәдәге Суворов ордены, Александр Невский ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Японияне җиңгән өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм ниһаять, Ленин ордены белән бүләкләнүе билгеле. Илне фашистлардан азат итүгә үзеннән искиткеч зур өлеш керткән якташларыбыз Гарәф Шәмсетдинов кебекләр белән, һичшиксез, горурланмый мөмкин түгел. Эзтабар Рәхимулла Гарифуллинның да максаты якташларын бөек шәхесләр белән таныштыру. Гомумән, Яшел Үзән авыр сугыш елларында бик күп данлыклы хәрбиләр биргән төбәк ул. Бөек Җиңүгә зур өлеш кертүчеләрнең исемнәре беркайчан да онытылмаячак. Әлфия Зыякаева.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз