Үткәнеңне онытма син!

2022 елның 25 марты, җомга
17нче «Василек» балалар бакчасында мода тамашасы узды. Ә нәрсә соң ул мода диярсез? Мода ул зәвык белән киенүне аңлата. Кеше дөньяга килгәннән бирле гүзәллеккә, матурлыкка омтылган. Еллар үтү белән мода да үзгәреп торган. Педагоглар Диана Мөхәммәдиева һәм Лилия Чупакова үзләренең урта төркемдә тәрбияләнүче балалар белән «Милли орнамент – модалы, стильле, заманча!», – дип аталган дефиле уздырды. Этномәдәни белем бирү моделе гамәлгә ашырылган образлар ата-аналар белән актив хезмәттәшлектә булдырылды. Балалар һәм педагоглар Идел буе халыклары орнаментлары булган күлмәкләр, аяк киемнәре һәм аксессуарларының заманча вариантын күрсәтте. Бу чараның максаты һәм бурычы – балаларда киемнәргә һәм бизәнү әйберләренә кызыксыну тәрбияләү. Төрле милләтләргә карата игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт хисләре арттыру. Алар кечкенәдән матурлыкны күрә, аны саклый белергә тиеш. Диана Мөхәммәдиева, Лилия Чупакова, балалар бакчасы тәрбиячеләре
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International