1 нче лицейда интернетта куркынычсызлыкка багышланган «цифр» дәресе үткәрелде

2022 елның 25 марты, җомга
Анда 6 -11нче сыйныф укучылары катнашты. Чарада хөрмәтле кунаклар: ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Анастасия Бауэр һәм Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Максимова булды. Дәрес вакытында балалар белән челтәрдә куркынычсызлык, нинди куркынычлар булуы, антивируслар ни өчен кирәк булуы һәм финанс иминлеге турында сөйләштеләр. 11 сыйныф укучылары Алексей Кунгурцев һәм Полина Тарасова мәгълүмати куркынычсызлык белгечләре һәм цифрлы куркынычсызлык турында сораштыру нәтиҗәләре буенча докладлар белән чыгыш ясадылар. Очрашу финалында балаларга «капча» ул нәрсә дигән сорау бирделәр. Дөрес җавап биргән өчен кунаклар район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International