Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Район язгы ташуга әзер
2022 елның 25 марты, җомга
Быел бездә кыш бик үзенчәлекле булды. Кар ишеп яуды, шуңа күрә чын яз килүне дә күбебез куркып көтә. Яз килүгә килде инде, март та узып бара диярлек, әмма җылы көннәре генә булмады. Шулай да, табигать үзенекен итәр, кар да эреп бетәр. Менә шул күпләп яуган кар безгә кыенлык лар гына китерә күрмәсен дә, кинәт җылытып кына куймасын. Яшел Үзән шәһәре һәм районының урнашуы үзенчәлеген дә игътибардан төшерү мөмкин түгел. Идел елгасы гына ни тора, ә елга-күлләрен санап бетергесез. Димәк, язгы ташуның эзсез генә узасына бик ышанып җитеп булмый. Ел саен диярлек без язгы вакытта кыенлыклар белән очрашып торабыз. Шуңа да инде андый табигать сюрпризларына алдан әзерләнеп куйсаң куркырлык урын калмый. Яшел Үзән муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия нең (КЧС) соңгы утырышының нәкъ шул язгы ташуга әзерлек темасына багышлануы юкка түгел. 18 февральдә район башкарма комитетының карары чыгу белән язгы ташу чорында халыкны һәм район территориясен саклау буенча чаралар планы, эшче төркем составы һәм комиссия әгъзалары кизү торуы расланган. Карамалы Тау метеостанциясе мәгъ лү матларына караганда, кар һәм шулай ук карда су запасы быел бик югары. Агымдагы елның 27 февраленә карда су 168 мм булган. Бу соңгы ун елда иң зур күрсәткеч. Чагыштыру өчен: узган елда – 126,5 мм, 2020 елда – 52 мм. Әмма быел боз катламы узган елгыдан юкарак. Идел елгасында боз кичүе былтыр 29 мартта ябылган булса, быел иртәрәк – 21 мартта. Яшел Үзән ГИМС мәгълүматлары буенча, Идел елгасында чиста боз калынлыгы – 15 см, Зөя елгасында 2-18 см билгеләнә. Идел елгасы дәрәҗәсенә ел әйләнә сендә күзәтү алып барыла. Кышкы чорда ул 50,1 метр булса, 10 марттан аның күтәрелүе күзәтелә. Бер атна эчендә 70 сантиметрга артып, бүгенге көндә ул 50,8 метр тәшкил итә. Узган елның шул чорында – 50,5 метр (былтыргыдан 30 сантиметрга артыграк). 2021 ел белән чагыштырганда, язгы ташу башындагы күрсәткечләр зур түгел. Идел-Кама сусаклагычының ташу чорында кар суларын кабул итә алырлык мөмкинлеге җитәрлек дәрәҗәдә. – Шәһәрдә язгы ташуга бәйле гадәт тән тыш хәлләр фаразланмый. Шулай да, проблемалы зоналар бар һәм аларны даими контрольдә тотарга кирәк, – дип сөйли Яшел Үзәннең гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе җитәкчесе Вячеслав Долганов. – Кар запасы шактый булуга бәйле күп катлы йортлар подваллары һәм йорт алды территорияләрен су басарга мөмкин. Районда, күп еллык күзәтүләр буенча боз китү кече елгалардан башлана, аннан соң гына Идел ачыла. Былтыр Татар Танаенда Гөбенә елгасыннан һәм Бакырчыда Укша инешеннән су басу турында хәбәрләр килде. Шулай ук Осиново, Әйшә, Карамалы Тау, Октябрьский, Исак, Ходяш, Васильеводан булды. Шуларга бәйле рәвештә, авыл җирлекләре башлыкларына контрольне көчәйтергә, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда бөтен чараларны үтәргә кирәклеге көн үзәгендә тора. Хәзергә сез күп оештыру эшләрен башкардыгыз һәм алгоритмны яхшы беләсез. Вячеслав Долганов «Волгадорстрой» ҖЧҖнең кюветлар, су торбаларын һәм канауларны чистарту буенча эшләрне яхшы алып баруын билгеләп үтте. Бу утырышта су басу куркынычы булган авыллар исемлеге аталды. Әйтик, Рус Әҗәле авылы җирлегендә – 6, Татар Наратлысы авылында – 11, Васильево җирлегендә – 326, Мамадыш-Әкилдә – 47, Өтәктә – 3, Бузайда – 10, Мулла Илендә – 324, Татар Танаенда – 23, Олы Якедә – 28, Ходяшта 20 йорт. Яшел Үзән коммуналь хуҗалыклары тарафыннан каналлар чистарту, махсус техника белән кар чыгару буенча бик күп эшләр башкарылган. Бу катлаулы чорда авыл башлык ларына гидротехник корылмаларны аерым контрольгә алу кирәклеге дә әйтелде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз