Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Без һәм мөлкәтебез – ышанычлы кулларда
2022 елның 26 марты, шимбә
Һөнәри бәйрәм Җитди, хәрбиләргә генә хас тәртипле Росгвардия хезмәткәре Ринат Хәмитовның сайлаган һөнәренә тугры кеше булуы шунда ук күзгә ташлана. Әңгәмә барышында моңа торган саен ныграк инанасың. Яшел Үзән муниципаль районы Росгвардиясенең тоткарлау төркеменең өлкән хезмәткәре, полиция прапорщигы Ринат Хәмитов ведомстводан тыш сак хезмәтенә 2009 елда килә. Дөрес, бу хезмәт 2016 елда Росгвардия буларак үзгәртелеп корылса да, аның җисеме, ягъни объектларны һәм җәмәгать тәртибен сак лау бурычы шул килеш калган. «Тревога» сигналы буенча алар урынга минутлар эчендә барып җитә. Алай гына да түгел, территориядә чыккан һәр җинаять очрагына баруда да алар беренче. Безгә чакырылган урынга барып җитүгә махсус вакыт билгеләнмәсә дә, ул иң күбе 5 минут була. Шул ук вакытта, тизлекнең нинди булуына карамастан, юл йөрү кагыйдәләре дә үтәлергә тиеш, – дип сөйли ул. Төрле гаилә ызгышларына, урлау- талауларга һәм хәтта, үтерү очрак ларына да чакыры лып, полиция эшенә дә нин дидер дәрәҗәдә «кысылабыз». Сигнализациягә тоташтырылган предприятиеләрне дә, шәхси милекне дә саклыйбыз. Аңлашылганча, Росгвардия хезмәткәрләренә, биг рәк тә тоткарлау төркеменә минутлар гына түгел, секунд лар да кадерле. Җинаять кылучыларны тоткарлау, шулай ук мөлкәтнең сакланышы аларның ут тизлегендәге реакциясенә бәйле. Хәмитов төркеме исәбендә андый очрак лар бихисап. Бер сменада 10-15әр тапкыр чыгарга туры килә. Җомга белән шимбә көннәре аеруча төрле вакыйгаларга бай була. Кибет-кафелардан килгән сигналларга баргач, кыңгыр гамәл кылучы качарга өлгерсә дә, алар ерак китә алмый, барыбер тотыла. Росгвардияче Ринат Хәмитов ни өчен бу һөнәрне сайлаган соң? Юл күрсәтүчесе булмый калмагандыр. Әмма монда үзеңне көчләп, яисә кемдер кушканча эшләп булмый. Теләк үзеңдә һәм ныклы, икеләнүләрсез булса гына. Шуңа да инде, гадәттә, булачак росгвардиячеләр бөтен яктан тикшерелә. Ринат үзенең эшкә урнашкан вакытта 600 сорауга ничек җавап бирүен яхшы хәтерли әле. – Әтием тумышы белән Олы Якедән булып, гомере буе эчке эшләр органында эшләде, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем. Шуңа да инде миңа погонлы хезмәт якын иде.Кечкенәдән малайлар белән хәрби уеннар уйнап үстек. Мөгаен, шунда милиционер булам дигәнмендер. Армиядә Хәрби-Диңгез флотында хезмәт иттем. Аннан кайткач та күнегелгән форманы салырга теләмәдем. Милициягә барырга булдым. Тик башта юнәлешен сайларга кирәк иде. Нәтиҗәдә, бронежилет киеменнән чакырулар буенча йөри торган хезмәтне сайладым. Мин үзем кабинетта эшләп утыра торган кеше түгелмен. Армия формасын икенчесенә генә алмаштырдым. Безгә төрле ситуацияләрнең шаһиты булырга, ызгышучыларны да тынычландырырга туры килә. Ринат Хәмитов шәһәрнең 9нчы лицеен тәмамлаганнан соң, Яшел Үзәннең механика көллиятендә укыган, программист дипломы алган. Әмма программист булып бер көн дә эшләмәгән. Беләнебезчә, андый һө нәр ияләре көне буе бер урында кадаклаган кебек утырып эшли. Армиядән кайткач, үзе әйт кәнчә, фикерен үзгәртеп, «программистлыгын» онытып, язмышын шушы авыр хезмәт белән бәйләгән. Һөнәре, чынлап та, бик катлаулы һәм куркыныч та әле. Мәсәлән, былтыр аңа шәһәр күле буенда кинжалы белән кешегә кадаган Кавказ ягы милләтеннән булган ирне очраклы рәвештә берүзенә тоткарларга туры килә. Васильевода күп балалы гаилә яшәгән йортта чыккан янгынга аларның төркеме янгын сүндерүчеләрдән алданрак барып җитә. Ут эченнән балаларны әти-әни се үзләре көч-хәл белән чыгарган булса да, авыру бабайлары өлгерми. Аны Ринат төркеме коткара. Менә шулай, росгвардиячеләр һәр вакыйга урынына беренче булып килә. Шундый актив эш сменасыннан соң росгвардияченең өендә ничек ял итүе белән дә кызыксынмый бул мый. Аның кайтканын гаиләсе – хатыны һәм ике улы көтә. Спорт ярата, улларын да җәлеп итәргә тырыша. Футбол, волейбол, турник – аныкылар. Болар аңа ял итәргә дә, физик яктан чыныгу да бирә. Җәйләрне дә гаилә белән күңелле итеп уздырырга яраталар. Палаткалар корып, балык тоту үзе ни тора. Иделдә, Камада, Зөядә, Мишә елгасы буенда булсынмы, хәтта Буа якларына да еш кайта алар. Әйткәнебезчә, бу хезмәт йомшак характерлы кешеләр өчен түгел – физик көч тә, хәрби осталык та таләп ителә. Юлларында кемнәр генә очрамас. Араларында кораллылары да булырга мөмкин. Димәк, махсус шөгыльләнүләр, зачетлар да алар җилкәсенә төшә. Росгвардияче исемен горур йөртергә, тап төшермәскә кирәк. Ринат Хәмитов кебекләр сакта торганда йортларыбызга угрылар үтеп кермәс, предприятиеләр мөлкәте урланмас, кыңгыр гамәлләргә чик куелыр дип әйтергә кала. Без һәм мөлкәтебез – ышанычлы кулларда.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз