“Созвездие-Йолдызлык” Яшел Үзәндә гөрли

2022 елның 30 марты, чәршәмбе
Бүген сәнгать дөньясында кайнап яшәүчеләр өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Февраль ахырында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында “Созвездие-Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде. Зона турларына ноктаны Яшел Үзәннең сәләтле балалары куячак. Бүген фестивальнең беренче көне Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәни үзәктә бара. Иң-иңнәре 30 мартта кичен гала-концертта үзләрен күрсәтәчәк. Һәм Казанда узачак киләсе турга юллама алалар. Егет-кызларыбызга уңышлар телик. Рәсемдә “Орфей” халык-хореография студиясенең “Выкрутасы” төркеме.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International