Җиңүчеләр

2022 елның 30 марты, чәршәмбе
Яшел Үзән районында инде күп еллар дәвамында мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы ярдәме белән Спартакиада үткәрелә. Яшел Үзән шәһәренең 11нче урта мәктәбе һәм 3нче гимназиясе базасында, ТР Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында, волейбол ярышлары узды. Безнең мәктәп педагоглары югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Норлат мәктәбе җыелма командасы район мәктәпләре командалары арасында конкурентлы көрәштә лаеклы уен күрсәтеп, җиңү яулады. Команданың составы: Р. А. Латыйпова, Г. Р. Гыйбадуллина, С. С. Абзалова, А. М. Хәбибуллина, М. М. Бикмуллин, Д.Р. Зиатдинов, А. Ф. Әфләтунов, команда тренеры: Ю. Г, Шәмсетдинов. Профком җитәкчесе: Л.Н.Фәхретдинова. Котлыйбыз! Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International