Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Ураза тотучыларга мәгълүмат
2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
Ураза - сәхәрдән башлап, ахшам азанына кадәр ашамау, эчмәү һәм ир-хатын якынлыгы кылмау. Акыллы камил булган, балигълык яшенә җиткән һәр мөселманга ураза тоту фарыз. Ураза тотуның өч шарты бар: 1. Ният кылу. Ниятне тел белән әйткән кебек, күңел белән дә әйтергә мөмкин. Теле белән һичбер сүз сөйләмәгән кеше, күңелдән иртәгә ураза тотачагын уйласа, уразасы дөрес булыр. Сәхәр ашын ашаган кеше дә ният иткән кебек саналыр, чөнки без башка айларда шул ук сәгатьләрдә торып аш ашамыйбыз. 2. Ашау-эчүдән тыелу. 3. Якынлык кылудан тыелу. Уразага ният (дога): Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамадаана минәль фәҗери иләль мәгриби хаалисан лилләәһи тәгааләә. Мәгънәсе: Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң атканнан алып кояш баюга кадәр рамазан уразасына ниятләдем. Ифтар (авыз ачканда) догасы: Аллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә галәйкә тәвәккәльтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәру мәә каддәмтү үә мәә әххартү. Мәгънәсе: Аллаһым, уразаны Синең өчен генә тоттым! Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл кылдым! Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвелге гөнаһларымны да гафу әйлә! Ураза булган кешегә ошбу эшләр сөннәттер: 1. Таң атканчы, төнлә торып, сәхәр ашау. 2. Ураза тоту белән нәфесне гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу. 3. Кәсептән (эштән) бушаган вакытларда дини китаплар уку. 4. Кояш баегач та, ахшам намазын укыганчы, ифтар кылу (авыз ачу). Көндез ураза вакытында ошбу 10 төрле эшне кылу мәкрүһ (гөнаһ): 1. Файдасыз сүзләр сөйләү. 2. Әдәпсез сүзләр сөйләү. 3. Мунчага кереп озаклап утыру. 4. Суга чумып коену. 5. Тәгам вә чәер чәйнәү. 6. Бер нәрсәгә телеңне тидереп, татып карау. 7. Үбешү. 8. Һич ифтар кылмыйча (авыз ачмыйча) ике көн рәттән ураза тоту. 9. Ни булса да бер гөнаһ эшне кылу. 10. Авыру артачагын белә торып ураза тоту. Ошбу өч төрле эш уразаны боза: 1. Борчак кадәр генә булса да бер тәгам йә дару йоту. 2. Бер генә тамчы булса да су яки дару йоту. 3. Якынлык кылу. Кемнәргә ураза тотмаска мөмкин: 1. Хасталылар ураза тотмаслар, хастасы бетеп, сәламәтләнгәннән соң, уразаларын дәвам итәрләр. Хаста вакытында тотылмаган уразаларын Рамазан гаетеннән соң каза рәвешендә үтәрләр. 2. Сәфәрдә булган кешеләр, теләсәләр, уразаларын тотмаслар, ләкин сәфәр хәле авыр булмаса һәм үзләре дә уразаларын калдырмаска теләсәләр, уразаларын тотарлар. 3. Йөкле яки бала имезгән хатыннар, теләсәләр, уразаларын тотмаслар. Ураза тоту баласына зарар китерәчәк булса, уразасын тотмас. Әгәр ураза тотуның баласы һәм үзе өчен зарары булмаса, уразасын дәвам итәр. Мондый чакларда уразасын тота алмаган хатыннар, бу хәлләре беткәч, уразаларын каза итәрләр. 4. Ай хәлләрендә (күрем вакытларында) хатын-кызлар уразаларын тотмаслар, ләкин гаеттән соң тотылмаган көннәре кадәр уразаларын каза итәрләр, ләкин намазларын каза кылмаслар. 5. Бик карт булып, ураза тотарга көче җитмәгән кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу кешеләр тота алмаган көннәре кадәр фидия бирерләр. Фидия - бер көн иртә-кич бер ярлыны туйдырырга җитәрлек акча. Акчасы һәм малы булмаган ярлылар өчен фидия бирү мәҗбүри түгел. Алар ураза тота алмаганнары өчен Аллаһтан гафу итүне сорарлар. Уразаны бозмаган нәрсәләр. 1. Онытып ашаган яки эчкән кешенең уразасы бозылмас. Бу кешенең ураза тотканы исенә төшсә, яисә башка кеше аңа моны хәтерләтсә, шул вакытта ашау һәм эчүне ташлап, авызын чайкап, ният кылып, уразасын дәвам итәр. 2. Тәһарәт алганнан соң, авызда калган юешлекне йоту уразаны бозмас. 3. Авызга кергән тузан яки төтен йотса, ураза бозылмас. 4. Кеше үзенең төкереген йотса, ураза бозылмас. 5. Теш арасында калган борчактан кечкенә аш кисәген йоту, уразаны бозмас. 6. Мисвәк белән тешләрне чистару уразаны бозмас. 7. Мунчада юыну яисә диңгезгә кереп коену уразаны бозмас, ләкин авыз белән борынга су кермәскә тиеш. 8. Күзгә сөрмә тарту һәм кан алдыру уразаны бозмас. 9. Сәхәрдән соң ятып йоклаган һәм төш күргән (җөнеб булган) кешенең уразасы бозылмас. Бу кеше уянгач, юыныр һәм уразасын дәвам итәр. 10. Чәчәк яисә хуш исләрне иснәү дә уразаны бозмас. 11. Ирен, хатынын һәм баласын үпкән кешенең уразасы бозылмас. 12. Сатып алыначак малны татып карау. 13. Балага тәгам чәйнәп бирү. 14. Мыек вә иренне майлау. 15. Сөлек салдыру. 16. Комган илә госел кылу. 17. Сабын белән юыну уразаны бозмас. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һәрнәрсәнең бер зәкәте бар. Гәүдәнең зәкәте - ураза. Ураза - сабырның яртысы”- дигән.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз