Безнекеләр Халыкара конкурста җиңү яулады

2022 елның 5 апреле, сишәмбе
Узган ял көннәрендә Казанда “Танцуй Россия” Халыкара хореография бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда Яшел Үзәннең халык-хореография студиясенең ике төркеме – “Выкрутасы” һәм “Апельсины” үзләренең сәләтен күрсәтте. Ярымфинал илебезнең дүрт шәһәрендә – Казан, Питер, Сочи һәм Мәскәүдә үткәрелә. Казанда узган бәйгедә бию коллективларына бәяне профессиональ жюри – Егор Дружинин, Николай Цискаридзе һәм башкалар бирде. Конкурсның үзенчәлеге дә шунда – һәр чыгыштан соң баллар сәхнәдәге экранда күренде. Якташларыбызның татар биюен степ итеп башкаруларын шулкадәр яраттылар ки, Дружинин 10 баллны да кызганмады. Шулай итеп, әлеге бию белән бәйгенең гала-концертында чыгыш ясадылар. Нәтиҗә сөендерерлек: “Апельсины” төркеме биюләре - II урын, ә “Выкрутасы” төркеме I һәм II урынны яулады. Җиңүчеләр диплом, кубок һәм акчалата сертификатка лаек булды. Финал исә җәен узачак. Якташларыбызга уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International