Яшел Үзән районына кайткан качаклар өчен эш тәкъдим иттеләр

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Яшәгән җирләреннән китәргә мәҗбүр булган украиналыларның Яшел Үзән районының “Васильево” шифаханәсендә урнашулыры хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген биредә эш тәкъдим итү буенча күчмә вакансияләр ярминкәсе оештырылды. -Иң беренче качаклар арасында, һөнәрләрен, белемнәрен тикшерү буенча анкета уздырдык. Һәм анкета нигезендә нәкъ алар эшли ала торган предприятиеләр ярминкәдә катнаша. 9 оешмадан 400дән артык вакансия тәкъдим ителә. Безнең максат – аларга яраклы эш табарга тәкъдим итү, - дип сөйли Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Илһамия Шәйхуллина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International