Бакырчы китапханәсендә күргәзмә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне уңаеннан , китапханәбездә балалар өчен китап күргәзмәләре оештырылды. Балаларны кечкенәдән үк китап сөючеләр итеп тәрбияләү һәм китапханәнең булачак укучылары итү максатыннан, Бакырчы авыл китапханәсендә, китап күргәзмәләре оештырылды. Китапханәче балаларга китап белән ничек дус булырга икәнен аңлатты. Балалар язучылары һәм алар өчен иҗат ителгән китаплар белән таныштырды.Балалар яңа китапларны, хикәя, шигырь, әкиятләрне рәхәтләнеп тыңладылар. Ахырдан китапханәче барлык балаларны китапханәгә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International