Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Норлат халык театры исемен лаеклы дәвам итүчеләр
2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Норлат мәдәният йортында күптән көтелгән вакыйга, шулай әйтсәк дөресрәк булыр, драматург Туфан ага Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» исемле пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы булды. Спектакльне сәхнәгә, әле күптән түгел генә эшли башлаган яшь режиссер Инзилә Галиуллина әзерләде. Күптән инде авыл халкының шулай бердәм булып мәдәният йортына агылуын күрмәгән идек. Әллә үзебезнекеләр куячак спектакльне нәрсә майтарырлар икән диеп, кызыксыныпмы, әллә инде Туфан аганың уйландыра, көлдерә, шул ук вакытта моңсу хәтирәләр уята торган пьесасын ТНВ каналларыннан күреп, чагыштырыр өченме, зал тамашачылар белән тулы, диярлек иде. Режиссер буларак Инзилә Галиуллина рольләрне бик белеп, үзешчән артистларның холык-фигылен, эчке кичерешләрен дә тоемлап, сайлап биргән. Кайсын гына алсаң да, шул кадәр килештереп, табигый уйнадылар, дөресерәге, үз образлары белән «яшәделәр». Иң беренче тамашачыны җәлеп иткәне, ул – сәх нә би зәлеше, бухгалтерия бүл мәсе. Эчтәлеген сөй ләр гә җыенмыйм, аны күпләре гезнең тамаша кылганы бар инде, шунысын гына әйтәм, алты хисапчы кыз янында бердәнбер ир-ат Рәхмәтулла Хөрмәтуллович эшли, аны авылыбызның танылган сәхнә остасы Альберт Гатауллин уйнады. Альберт турында гел язып торабыз, ул халык артисты инде безнең, бүген дә шулкадәр оста, юмор белән, кирәк урында җитди дә итеп, җиренә җиткереп башкарды үз ролен. Хатын-кызлар коллективы булгач, хисапчы кыз-ханымнарның үз язмышы, үз тормышы. Өйдәге хәлләрне сөйләп, эчендәге серләрен бушатыр өчен, тыңлаучы, юатучы да кирәк бит. Рәхмәтулла быйлары барысына җылы һәм мактау сүзләрен табып, яхшыга өметләрен уятучы да. Туфан ага телебезне саклау чы көрәшче булганлыктан, пьесаларында да әлеге тема күтәрелмичә калмаган. Хисапчы Нина Васильевна, аны Норлат мәктәбенең оештыру эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Сәлахиева бик оста уйнады, аның шактый рольләр башкарганы бар, әлегесендә яртылаш русча сөйләшсә дә, мин татарча беләм бит диеп, татарча да сөйләшә башлады. Гөлчирә ролендә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина, җиңелерәк холыклы, чая, үзен иркен тотучы хатын булып уйнады. Өздереп җырлап алуы да роленә килешеп тора. «Яшь йөрәкләр» төр ке менең актив хатын-кызлары Әлфия Бикхуҗина (Фаягөл) белән Халидә Җиһан шинаның (Хәдичә) сәхнәдә уйнаулары бик табигый килеп чыкты, «артистланмый» гына, үзләре булып яшәделәр. Яшьләргә кил сәк, Инзилә Галиуллина (Рузалия), Ильфира Гарифуллина (Нурзадә Мөбәрәковна) сәхнә осталарыннан калышмады, сәхнә матурлык ярата бит ул, буй-сыннары, килешле киемнәре белән үк үзләренә тартып тордылар. Спектакльнең уңышлы куелышында, үзенең репертуар сайлауда, видео, ки ңәшләре белән ярдәм иткән авылдашыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллинның да өлеше зур. Музыкаль бизәлеш өчен җаваплы Гөлчәчәк Шакирова ның пәрдә алышын ганда җыр бүләк итүе дә күңелләргә хуш килде. Премье ра булгач, «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Наил Харунов та үзешчән артистларны котлап, теләкләрен җиткереп, чәчәкләр бүләк итте. Авылыбызның «Ак калфак» хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Роза Ягудина да премьера белән котлап, төп рольне башкарган Альберт Гатауллинны туган көне белән тәбрикләп, бүләген тапшырды. Сүземне тәмамлап, афәрин, диясе генә кала, «Норлат халык теат ры» дигән исемне лаеклы итеп дәвам итәргә язсын сезгә! Озын сүзнең кыскасы, әле тирә-күрше авыллар да күрер бу спектакльне, бармыйча калмагыз, үкенмәссез! Розалия Ибраһимова. Норлат
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз