Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Татар-хак» проекты яшьләрне кызыксындыра
2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе
Кичә Яшел Үзән «Порт» яшьләр үзәгендә TATAR HACK цифрлы мөмкинлекләрне эшкәртү буенча республика бәйгесе узды. TATAR HACK конкурслары сериясен ИТ-парк «Кайнау ноктасы» белән берлектә оештыра. Мәгълүмати технологияләр елында әлеге проект ны IT парк тәкъдим итте һәм яшел үзәнлеләр аны эләктереп алды. Анда 6-11нчы сыйныф укучылары, 1-2нче курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проб лемаларын хәл итү юлларын эзли. Сорау лар һәм проблемалар катнашучылар яшенә туры китерелеп бирелә, ә хәл итү вакыты чикләнгән. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы командаларга истәлекле бүләкләр һәм призлар тапшырыла, шулай ук алар үз проектларын республика дәрәҗәсенә чыгару һәм алар белән федераль программаларда катнашу мөмкинлеге ала. «Порт» яшьләр үзәгендә узган конкурста 18 мәктәптән 90 укучы һәм һәр уку йортыннан берәр остаз катнашты. Аларга уңышлар теләргә Зеленодольск районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев, районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева килгән иде. – Без ирле-хатынлы түгел, фами лияләребез генә бер, – дип шаяртып башлады сүзен Михаил Павлович. – Мондый бик тә кызыклы форумның бездә узуына мин шат. Биредә бик сәләтле яшьләр яшәгәнен мин беләм һәм бу мөмкинлекләрегезне күрсәтергә шәп конкурс. Безгә шундый ышаныч белдергән өчен Казан IT паркына зур рәхмәт. Районыбыз санлы технологияләргә мохтаҗ, чөнки гел алга барабыз, замана белән атлыйбыз, үзебездә дә IT паркның филиалын ачу буенча сүз алып барыла. Бинаны корып була, әмма ул сезнең кебек алгы фикерле, аңлы һәм белемле яшьләрдән башка кирәк булмаячак. Һәм Зеленодольск сезнең проектларны тормышка ашыру өчен бай урын. Монда туризм да, сәнәгать тә, мәгариф тә, мәдәният һ.б. мәсьәләләрне цифр лаштыру, җиңеләйтү, чишү юнәлешендә рәхәтләнеп эшләргә була. Бездә инде IT сферада үз интеллекты ярдәмендә уңышка ирешкән һәм яхшы акча эшләүчеләр бар. Цифр лашу һәм тулаем IT-юнәлеш – заманча чынбарлыкта бик кирәкле, IT-белгечләрнең уникальлеге – цифрлар дөньясын тоя, анда яши һәм иҗат итә белүендә. Сез бүген биредә шуңа беренче адымнарыгызны ясыйсыз. Конкурс ачылу белән котлыйм, барыгызга да уңышлар, үз көчегезгә ышаныч һәм, әлбәттә, команда көчен телим! Конкурс барышында балалар цифр лы чишелешләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итү өчен төркемнәргә берләште. Һәр команда бирелгән тема буенча IT проект уйлап чыгарды һәм аны яклады. Аларның иң яхшысы Казан-Экспо мәйданында узачак Kazan Digital Week-2022 Халыкара форумында тәкъдим ителәчәк. Шундый интеллектуаль чараларда катнашкан күпсанлы «башлы» яшьләрне күреп, үсеп килүче буынны «юньсезләр» дип юкка әрлибез ахрысы дигән уй туа. Искиткеч акыллылар, зирәкләр икән бит алар, шак лар катарсың!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз