“Мәктәп футбол лигасы” турнирында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде

2022 елның 8 апреле, җомга
Ярышлар Зеленодольскта 2021 елның декабреннән 2022 елның апреленә кадәр Татарстан Республикасы футбол буенча федерациясе, спорт бүлеге һәм мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелде. Анда ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар командалары да катнашты. Бүләкләүне Зеленодольск районының спорт бүлеге башлыгы Динар Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы буенча футбол федерациясе рәисе Радик Әхмәдуллин уздырды. Кызлар арасында иң яхшысы Лицей №9 командасы булды, ә яшүсмерләр арасында 1 нче лицей командасы җиңү яулады. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International