25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак

2022 елның 8 апреле, җомга
ТР Министрлар Кабинеты карары буенча 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак. Документ белән ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында танышырга мөмкин. Режим гамәлдә булган вакытта түбәндәгеләрне эшләү тыела: *учак ягу *көнкүреш калдыкларны, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру *торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында мангал яисә башка җайланмаларда ашарга әзерләү . Тыю рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый. Шулай ук 1-3 класслардагы пиротехник эшләнмәләрне урман һәм башка табигать янгыннары куркынычы янаган урыннарда куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International