Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне
2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. 8 нче апрель көнне, Мулла Иле мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Сәламәтлек - узебезнең кулда!” дигән темага сәламәтлек чарасы булып узды. Китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова балаларга көндәлек режим турында аңлатып буклетлар өләште. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина кызыклы викторина сораулары һәм сәламәтлек турында табышмаклар әйтеп балаларны ял иттерде. Чарада балалар кеше сәламәтлеге нидән гыйбарә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару кирәклеген ачыкладылар. Көн режимы, дөрес туклану, гигиена мөһимлеге турында сөйләштеләр. Ни өчен чыныгырга кирәклеген һәм тормышыбызда сәламәт йокы нинди роль уйнавын белделәр. Аннан соң төрле күнегүләр башкарылды, гимнастика ясалды. Сәламәтлек чарасына Мулла Иле авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Лилия Фәһим кызы Садыйкованы чакырдык. Ул балаларга сәламәт тормыш нигезләрен аңлатты. Дөрес туклану, консервантларның зарары турында мәгълүмат бирде. Телефонда озак утыруның сәламәтлеккә зыяны турында искәртеп узды. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Шулай булгач, сәламәтлекне саклау үз кулыгызда, үзегездән тора дип нәтиҗә ясады ул. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык-сәламәтлек. Билгеле булганча аны сатып алып булмый. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Сәламәтлек- ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыйк, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмик, үз сәламәтлегебезне үзебез саклыйк! Сәламәтлек-узебезнең кулда бит!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз