Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Үткәннәргә мәдхия
2022 елның 11 апреле, дүшәмбе
2022 ел – Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Халкыбызның милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сак лау максатыннан, безнең Күгәй мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Безнең мирас» дип исемләнгән төркем эшли. Бирегә балалар бик теләп йөри. Язгы каникулны балалар аеруча көтеп алды. Мәдәният йортында «Күңелле каникуллар» атналыгы, ә китапхәнәдә «Күңелле каникул – яхшы китап белән» дигән чаралар үтте. Клубыбыз бу көннәрдә умарта оясын хәтерләтте, көн саен 20-25 бала мәш килде. Әле авылыбызның жор теллеләре «Нештатный артистларыгыз» дип шаярттылар. Бигрәк тә шәһәрдән каникулга кайткан балалар теләп йөрде. «Әллә тозлы су сиптегезме, балаларның кайтасылары да килми», «И, оныкларыбызны күрмичә дә калдык», – дип сөйләшеп ала әбиләр. Балаларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырылды. Саф һавада сәламәтләндерү, хәрәкәтле уеннар, күңелле стартлар, бию кичәләре, әкият ләрне сәхнәләштерү, сәнгатьле һәм оста китап укучы бәйгесе. Бу каникул көннәрендә «Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син» дигән девиз астында эш алып бардык. Һәр авылның үз тарихы, йолалары булган кебек, Күгәй дә искәрмә түгел. Халык та үткәннәр турында төрле риваятьләр сакланган. Балаларны «Күгәй» дигән сүз ни аңлатуын, Күгибик бабай турындагы риваять белән таныштырудан башладык. Борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштыру эшләрен алып барабыз. «Шәҗәрә» бәйрәмендә самовар, чиккән сөлге, урак, кулдан эшләнгән урындык турында сөйләргә әби-бабайларыбызны җәлеп иттек. Мөзәйнә апа Ямалиевага экскурсиягә бардык. Мөзәйнә апа балаларга киледә алма төеп, алма оны ясап, хәзергәчә әйтсәк, мастер-класс күрсәтте. Киле, кисаб сүзләре белән сүзлек запасын баеттылар, элек киленнең зур вазыйфа башкаруын белделәр. Ә балаларга кызык, битараф басып тормыйлар, күзләре очкынлана. Ә соңыннан Мөзәйнә әбиләре алма оныннан ясалган ләвеш белән сыйлады. Яшүсмерләргә гореф-га дәтләргә нигезләнгән йолаларны өйрәтү безнең бурыч булып тора. Юкка гына, «Үткәнен белмәгән халыкның – киләчәге юк» димиләр. Алдагы көннәрдә дә халкыбызның телен, рухи кыйммәтләрен, йолаларын саклап, бердәм булып эшләргә, яшәргә язсын. Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз