Яшел Үзән районында KazanExpress яңа склады 3000ләп эш урыны бирәчәк

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
KazanExpress маркетплейсы гомуми мәйданы 1 000 000 кв. метрдан артык булган яңа складның беренче чиратын төзүне тәмамлый. Ул Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәгендә урнашкан. Мондый чиратлар барлыгы сигез булачак. Интерьерның дизайн-проектын Иннополиста компания офисы белән охшаш рәвештә эшләгәннәр. Яңа логоүзәкнең беренче чираты 2-3 мең эш урыны бирәчәк, хезмәткәрләр өчен вахта автобуслары оештырылачак. Бер үк вакытта сменада 1-1, 5 мең кеше эшләячәк, алар тәүлегенә 350 меңгә кадәр заказ эшкәртә алачак. Корпус нигезенә беренче ташны 2021 елның 3 сентябрендә салган иделәр, KazanExpress бинасы кулланылышка әзер булу турындагы нәтиҗәне июль аенда алырга һәм августта объектны тулысынча тапшырырга планлаштыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International