Бүген Зеленодольск шәһәрендә "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" нәсел шәҗәрәсе фестиваленең зона этабы уза

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты әлеге чараны 2019 елдан бирле үткәрә. Фестивальдә җиде районнан муниципаль этапта җиңгән гаиләләр катнаша. Безнең районнан биредә Осиноводан Гомәровлар гаиләсе бәби туе күренешен тәкьдим итә. Катнашучыларны районыбыз башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның Архив эше буенча комитет рәисе Гөлнара Габдрахманова котлады һәм җиңүләр теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International