Безнекеләр кабат җиңү белән кайтты

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе
Иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр яңа шөгыльләнә башлаучы балалар өчен робототехника буенча ачык ярышларда катнаштылар. Ул Буа шәһәрендә узды. Самат Гатауллин һәм Рамил Гайнуллин составындагы безнең команда өйләренә җиңү белән кайтты. Балалар 1нче урынны яуладылар! Иҗат үзәге педагоглары Марат Сәлаховка һәм Валерий Клементьевка команданы әзерләгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Алда тагын да уңышлар көтеп торсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International