Зеленодольск шәһәренең 5нче гимназиясе укучысы "Классное пространство" Бөтенроссия конкурсында җиңде

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе
Конкурста укучылар мәктәп биналары - ашханәләрне, спортзалларны, актлар залларын, уку кабинетларын яңарту буенча үз идеяләре белән катнашты. 5 нче гимназиянең 2Б сыйныф укучысы Әдилә Шакирова конкурска үзенең укытучылар бүлмәсе проектын тәкъдим итте. Аның күзаллавы буенча кабинет авангард стилендә булачак. Әдиләгә проектын әзерләүдә укытучысы Эльвира Амелина ярдәм иткән. Конкурста җиңгән өчен Әдилә илебезнең иң яхшы балалар лагерьларының берсе - "Орленок"ка юллама белән бүләкләнде. Яшел Үзән районының мәктәп медиаүзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International