Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Татар кызы... Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер
2022 елның 18 апреле, дүшәмбе
Татар кызы – таң йолдызы, Җуелмасын милли бизәк. Аң-белемле, тыйнак, зирәк, Сез булганда яшәр милләт. (Рәзинә Сәетгәрәева) Әйе, милләтебезнең яшәеше, шигырь юлларындагыча, үз телебездә – татарча сөйләшкән, гореф-гадәтләребезне онытмаган, белемле кызларга бәйле. Чөнки алар булачак әниләр, балаларына үзебезчә тәрбия бирәчәк затлар. Безнең рус телле шәһәребездә яшь буынга гаиләдән кала татар милли тәрбиясе бирерлек урыннар бармак белән санарлык һәм бүген сүзебез шуларның берсе – 5нче гимназиядә узган «Татар кызы» бәйгесе турында булыр. Чын мәгънәсендә милли рухлы чара итеп оештырылган иде бу бәйге. Гимназиянең иҗат юнәлешендә хезмәт итүче педагоглар Гөлфия Лотфуллина һәм Ләйсән Мөкминова конкурсны «Аулак өй» форматында әзерләгән һәм аның мондый сценарий буенча барышы да бик үзенчәлекле булды. Кызлар әби һәм аның кызы янына кунакка җыелды, шунда үзләренең уңган-булганлыкларын, сәләтләрен, зирәклекләрен, татар халкының мәкаль-табышмаклары буенча да тапкырлык ларын күрсәтте, милли ризыклар, милли киемнәр турында тамашачыларга мәгълүмат җиткерделәр, җырладылар-биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, әбинең сандыгындагы бирнәләрен барладылар – гомумән, аулак өйнең хуҗабикәсе аларны бөтен яктан сынады. Татар кызлары берсе дә сынатып тормады, шуңа жюри әгъзаларына алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алырга бер дә җиңелләрдән булмады бугай, озак фикер алыштылар. Ахырда, бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән кызларга, осталык һәм зирәклек дәрәҗәләренә карап I, II, III урыннар бирелде, ә җиңүче – 6 А сыйныфы укучысы Сөмбел Әхмәтшина гран-при иясе булды. – «Татар кызы» бәйгесе күңел ачу өчен генә түгел, ә шушы бәйге- тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбия ләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә, – дип уртаклашты Гөлфия Равил кызы. – Бүгенге конкурсыбызда без боларның барысын да уңышлы кулландык, дип әйтеп була. Гимназиябез бу юнәлештә даими эш алып бара һәм милли тәрбияне шушындый рухтагы чаралар аша бирергә тырышабыз. Афәрин, кызлар! Алга таба халкыбызның йөзе булырлык уңышларга ирешергә язсын!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә. Сертификаттан файдалану хокукыннан беренче бала тугач файдаланмаган очракта, икенче бала туганнан соң пособие күләме 963 243,17 сум булачак.
Осиновода соңгы мәктәп кыңгыравы яңгырады
Укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны Зеленодольск районының баш архитекторы Дамир Шакиров һәм авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин котлады. Хәерле юлга!
2027 елда нинди парклар һәм скверларны төзекләндерәчәкләрен сайлау өчен бик аз вакыт калды
Сезнең һәм «яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» проекты ярдәмендә Татарстанда 268 пространство үзгәрде.
25
май, 2026 ел
Роспотребнадзор туристлык хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә
Яшел үзәнлеләр 7 июньгә кадәр телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: - 8(84371)5-72-63 («Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты), эш көннәрендә 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16:45 кә кадәр мөрәҗәгать итәргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз