03 Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 733 чакыру кабул итеп алган

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе
318 кешене госпитализацияләгәннәр: шәһәрдә – 233, районда – 85. Медикларны К. Маркс урамында үз муенына үзе кадаган 33 яшьлек исерек хатын-кыз янына чакыртканнар. Аны хирургия бүлегенә китергәннәр. Тургенев урамында, ире кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 27 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелгән һәм травматология бүлегенә китерелгән. Ленин урамында эт тешләгән 84 яшьлек бабай янына чакыру булган. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International